Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында саф һавада йөрү.

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 15 сентябрь көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәчк Фәһметдиновна интернат территориясендә саф һавада инвидудуаль шөгыль үткәрде. Максат: -саф һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту; - табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән танышу, эстетик күзаллаулар формалаштыру. Саф һавада йөрү- ул бик шәп, танып-белү һәм кызыклы вакыт. Безнең Югары- Утар балалар интернат-йортында бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә, һәр көн балалар белән саф һавага чыгарга тырышабыз. Беренчедән ачык һавада булу баланың киеренкелеген киметә, аның кәефен күтәрә, физик һәм психик үсеше өчен бик файдалы, танып-белү эшчәнлегенә кызыксынуын арттыра. Балаларның саф һада да йөреп кергәннән соң, кәефләре күтәренке була, тынычлап ял итәләр. Саф һавада йөрү һәркемгә файдалы, сәламәт булырга мөмкилек бирә, балаларның эмоциональ халәтләренә яхшы йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International