22 июня 2020 года социальным педагогом Комплексного центра социального обслуживания населения «Милосердие» Бавлинского муниципального района Газиевой Гузель проведена интеллектуальная игра в онлайн режиме «Знатоки истории Отечества» с несовершеннолетними получателями социальных услуг.
Җәлил интернат-йорты территориясен төзекләндерү
22 июнь көнне безнең илдә хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Арчаның « Өмет чаткысы » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар белән тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова «Безнен хәтердә» дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.
2020 елның 22 нче июнендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Лекотека» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәрес үткәрде.
Бүген Хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ менә шул көнне, 1941 елның 22 июнендә, илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана.
2020 елның 21 июнендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар. Ул бөтен Россия буенча уза. Илнең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр 1941 елның 22 июнендә башланган караңгы төнендә ,сугышта үз гомерләрен биргән кешеләр хәтеренә ут кабыздылар.
Тыл ветераны Габдрахманов Салих Габдрахман улы сугыш башланганда кечкенә бала, яшьүсмерләр белән урман кисәргә җибәргәннәрен искә ала. Кырларны сөрергә, печән чабарга, терлек өчен печән әзерләргә җибәрәләр. Ул сугыш елларын бик авыр искә ала, күзләренә яшь тула. Бу авыр вакытлар безнең йөрәкләрдә калачак, дип сөйли ул. Яшь буын ветераннарны онытмасын иде, өлкән буынга хөрмәт белән карасыннар дип дәшәсе килә.
22 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Хәтер шәме” дип исемләнгән күмәк чара үткәрделәр.
2020 нче елның 18 һәм 22 нче июнь көннәрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова “Лекотека” комплекслы индивидуаль-юнәлешле программасы кысаларында анкета - дәрес үткәрелде.
«Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәге” ДБУнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Картлык-шатлык" фонды тарафыннан оештырылучы вебинарлар циклында бик теләп катнашалар.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен “Чәчәкләр дөньясында” дигән темага викторина уздырды.