2020 елның 21 июнендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар. Ул бөтен Россия буенча уза. Илнең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр 1941 елның 22 июнендә башланган караңгы төнендә ,сугышта үз гомерләрен биргән кешеләр хәтеренә ут кабыздылар.
Тыл ветераны Габдрахманов Салих Габдрахман улы сугыш башланганда кечкенә бала, яшьүсмерләр белән урман кисәргә җибәргәннәрен искә ала. Кырларны сөрергә, печән чабарга, терлек өчен печән әзерләргә җибәрәләр. Ул сугыш елларын бик авыр искә ала, күзләренә яшь тула. Бу авыр вакытлар безнең йөрәкләрдә калачак, дип сөйли ул. Яшь буын ветераннарны онытмасын иде, өлкән буынга хөрмәт белән карасыннар дип дәшәсе килә.