Бүген Хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ менә шул көнне, 1941 елның 22 июнендә, илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана. Бу көннең төп вакыйгасы - Бөтенроссия дәшмәү минуты булды. "Кайгырту" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре ял итучеләре бу вакыйганы игътибарсыз калдыра алмадылар. Традиция буенча шәмнәр яндырылды, аягүрә басып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысын да искә алдылар. Хәтерлибез, хәсрәтләнәбез һәм безнең бәхетле, тыныч тормышыбыз өчен түбәнчелек белән баш иябез!