Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен “Чәчәкләр дөньясында” дигән темага викторина уздырды.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның чәчәкләр турындагы белемнәрен ныгыту һәм арттыру. Тирә- юньне завык белән кабул итү, матурлыкны күрә белүне үстерү.
Викторинада катнашучылар табышмакларга җавап эзләделәр. Пазлылардан чәчәк рәсеме җыйдылар һәм иҗекләрдән шушы чәчәкләрнең исемен төзеделәр. Социаль хезмәт алучылар чәчәкләр турында җырларны искә төшерделәр һәм аларны җырладылар. Чара барышында белгеч уен формасында физик күнегүләр үткәрде, күзләр өчен зарядка да ясатты. Викторинадан алар күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. “Чәчәкләр дөньясында” дигән викторина социаль хезмәт алучыларның танып-белү сәләтләрен үстерде һәм файдалы үтте.
Чара ахырында, катнашучыларга фоамираннан ясалган чәчәкләр формасындагы кызыксындыру бүләкләре буларак, брошкалар тапшырылды.
Социаль ярдәм алучыларга бу брошкалар бик ошады һәм аларга шушындый ук чәчәкләрне үзләренә ясап карарга тәгъдим ителде.
Чарада 4 кеше катнашты.