ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә 2020 елның 25нче июнендә тернәкләнүчеләр өчен «Мин яратам сине, Татарстан! исемле чара уздырылды. Тәрбияче Зарипова В.Ф.. слайдларда Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде, тәрбияләнүчеләр алар турында әңгәмәдә катнаштылар. Аннары балалар  «Татар йорты» исемле музейда булдылар, анда татар халкы тарихы белән таныштылар. Бу чара балаларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, шулай ук туган якка карата патриотик кәефне арттырды.

2020 елның 23 июнендә Урта Көшкәт авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анисимова Анна Дмитриевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында «Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!»  дигән темага әнгәмә.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова «Коронавирус һәм иммунитет» дигән темага лекция үткәрде.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү хәтере» бөтенроссия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елның 22 июнендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Хәтер шәме» акциясендә актив катнаштылар.

22 июнь көнне Югары Утар балалар йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

22 июнь безнең илнең һәр гражданины өчен хәтер һәм кайгы көне булды һәм шулай булып кала да. Чара Баулы интернат-йортында 22 июнь көнне сугыш хәрәкәтләре башлануы турында хатирәләр белән башланып китте, хәрби җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу кайгылы дата миллионлаган гомерләрне алып киткән дәһшәтле сугыш башлануы турында искә төшерүгә юнәлдерелгән. Бу көнне Бөек Ватан сугышына катнашы булган барлык кешеләр: ветераннар, аларның балалары, оныклары, туганнары һәм гади ватандашлар билгеләп үтә.

    2020 елның 21 июнендә Кургем авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Семенова Антонида Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүген социаль хезмәт алучылар өчен палата шәфкать туташы Гүзәл Абзалова «Гипертоник авыру»дигән темага лекция үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International