Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә “Лекотека” комплекслы индивидуаль-юнәлешле программасы кысаларында анкета - дәрес үткәрелде

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

    2020 нче елның 18 һәм 22 нче июнь көннәрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль  педагогы  Римма Шакирова “Лекотека” комплекслы индивидуаль-юнәлешле программасы кысаларында анкета - дәрес үткәрелде.

        Чара мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, бала шәхесен үстерү һәм аның гаиләсенә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән иде.

       Чара барышында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белән ата-ананы тикшерү» дигән диагностик сеанс үткәрелде.

          Анкета- дәрестә 4  социаль хезмәт алучы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International