«Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәге” ДБУнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Картлык-шатлык" фонды тарафыннан оештырылучы вебинарлар циклында бик теләп катнашалар.
Вебинарларда социаль хезмәтләр алучы клиентлар өчен озак вакытлы карауны оештыру белән бәйле мәсьәләләр карала. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның барлык ихтыяҗларын чагылдыручы шәхси программаларның грамоталы, күләмле булуына зур игътибар бирелә. Өлкән яшьтәге кешенең сәламәтлелегендә аз гына тайпылыш булса да, моңа игътибар бирү таләп ителә. Вебинарларда төрле оешмаларның әлеге системада катнашу максатында ведомствоара хезмәттәшлек итү юллары да каралды .