«Ватан тарихын белүчеләр»

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Хәтер һәм кайгы көне 2020 елның 22 июнендә билгеләп үтелә-бу елны Бөек Ватан сугышы башлануга 79 ел. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана.

            2020 елның 22 июнендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл балигъ булмаган балалар белән «Ватан тарихын белүчеләр» дип исемләнгән онлайн режимда интеллектуаль уен үткәрде.

            Әлеге уенның бурычлары:

1) балаларны сугыш, җиңү турында кызыклы тарихи фактлар һәм җырлар белән таныштыру.;

2) логик фикерләүне үстерү;

3) Ватанга мәхәббәт, аның өчен горурлык хисе тәрбияләү.

            Чара бер минут тынлык белән башланып китте, балалар тарихи фактлар белән бәйле викторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук логикага, тизлеккә биремнәр чиштеләр, сугыш еллары җырларын тыңладылар һәм аларның исемнәрен әйттеләр. Балалар актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International