Җәлил интернат-йортын үстерүнең иң актуаль юнәлешләренең берсе-аның территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү. Ишегалды һәм йорт яны участогының матур тышкы кыяфәтен булдыру-бу гади генә бурыч түгел.
Хезмәт буенча инструктор Гильманшина З.Р, учреждение белгечләре һәм биредә яшәүчеләр белән берлектә территорияләрне тәртипкә китерделәр: үлән чабылды, клумбалар һәм йорт яны участогы төзекләндерелде, чәчәкләр утыртылды һәм ясалма буа корылды.
Интернат территориясендә барысы да зур дәрт белән эшлиләр, эшләнгән эштән бик күп уңай эмоцияләр алалар. Чөнки уртак файда өчен уртак хезмәт кебек Кешеләрне бернәрсә дә берләштерми бит!