Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Безнең хәтердә" дип исемләнгән тематик дәрес

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

22 июнь көнне безнең илдә хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Арчаның « Өмет чаткысы » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар белән тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова «Безнен  хәтердә» дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Тәрбияче балаларга сугышнын ничек  башлануы турында сөйләде, тарихи фактлар укыды һәм  аларга " Яшәргә!» исеме астында мультфильм  күрсәтелде. Чара  бер минутлык  тынлык белән тәмамланды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, балалар мондый истәлекле даталарны беләләр, сорауларын  бирәләр, кызыксыналар.  Үзәккә  йорүче  күп кенә балаларнын бабайлары сугышта катнаша, ә әбиләре тылда хезмәт куя. Мондый чаралар аларда үз Ватаннары өчен ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли, тарихи вакыйгаларга карата кызыксынуны үстерә, үз иленә  һәм аны саклаучыларга карата  горурлык хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International