22 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Хәтер шәме”
дип исемләнгән күмәк чара үткәрделәр.
Чара барышында балаларга тарихи мәгълүмат сөйләнде. Левитан тавышын тыңладылар, бер минутлык тынлык белән басып Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларны искә алдылар.