ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында 7 декабрь көнне «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында «Яңа елга бүлмәне бизәү өчен әйберләр» дигән темага дәрес үткәрде. Яңа ел бизәкләре (Яңа ел чыршысы) әзерләү максатыннан чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр килгән иде.

«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 7 декабрьдә «Яңа елга әзерләнәбез» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарага социаль хезмәт күрсәтелүче 3 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре килде. Дәреснең максаты-балаларда Яңа ел бәйрәме турында күзаллауны формалаштыру, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру.

Инвалидлар декадасы кысаларында 7 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеена «Борынгы дөнья» дип исемләнгән күргәзмәгә экскурсия оештырды. Экскурсиядә заманча дөнья белән генә түгел, тарихи мохит белән дә кызыксыну уяту максатыннан сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар катнашты.

2021 нче елның 6 нчы декабрендә Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында тәрбияче Тимергалиева Л.Х. кечкенәләр төркемендә «Шигърият көне-шигырьләр дөньясы » дигән темага дәрес үткәрде .

РФдә фән һәм технологияләр елы кысаларында 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Яшь уйлап табучылар һәм аларның уйлап табулары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Яшь уйлап табучылар һәм аларның эшләре белән танышу, үз эшчәнлегеңне уңай бәяләүне формалаштыру, балаларны иҗатка, стандарт булмаган фикерләүгә өндәү максатыннан үткәрелгән дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

7 декабрь көнне 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Коррупция» темасына танып-белү дәресе үткәрде. Дәрестә 17 бала катнашты. Чараның максаты булып коррупциягә каршы дөньяга карашны формалаштыру, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын, хокукый аң дәрәҗәсен күтәрү торды.

5 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә рейд үткәрде.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе
2021 елның 6 декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат - йортының «Милосердие» бүлекчәсендә тәрбияче Идрисова С.И. «Безнең якын дусларыбыз» дигән темага дәрес үткәрде.

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Балалар көләргә тиеш!» дип аталган чара үткәрде. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр килгән иде. Әлеге чараның максаты булып балаларның социаль-мәдәни җайлашуы һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү торды.

3 нче декабрь көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Рәмзилә Хафизова һәм Ландыш Зарипова «Теракт янавы турында ялган хәбәрләр өчен җинаять җаваплылыгы - «телефон сөйләшүе» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Чара «Балачак куркынычсызлыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында террорчылык актлары кылу куркынычы турында белә торып ялган хәбәрләр өчен җаваплылык формалаштыру максатыннан үткәрелде. Әлеге дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International