3 нче декабрь көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Рәмзилә Хафизова һәм Ландыш Зарипова «Теракт янавы турында ялган хәбәрләр өчен җинаять җаваплылыгы - «телефон сөйләшүе» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Чара «Балачак куркынычсызлыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында террорчылык актлары кылу куркынычы турында белә торып ялган хәбәрләр өчен җаваплылык формалаштыру максатыннан үткәрелде. Әлеге дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнаштылар.
Телефон терроризмы турында видеофильм карагач, белгечләр балалар белән бергә нәрсә ул терроризм, кем ул террорчылар, телефон терроризмы нәрсә ул? кебек сорауларга җавап бирделәр. Аннары белгечләр катнашучыларга терроризм һәм экстремизм юлына басарга карар кылган кешеләргә закон буенча нинди җәза янавын төгәл аңлаттылар һәм балаларга тәкъдим ителгән хәлләрне аңлатуларын үтенделәр. Балалар дәресне өзү өчен шалтыраткан яки шаярту өчен шалтыраткан «телефон терроризмы»на аеруча басым ясалды. Операция дәүләткә зур суммага төшә, һәм нәтиҗәдә,бу зур сумманы гаепле затлар түләргә тиеш булалар, җинаять кылган 14 яшькә җиткән затка карата җинаять җаваплылыгы карала, әмма баланың яшенә карамастан, аның ата-анасына матди зыян өчен җаваплылык йөкләнелә.
Дәрес ахырында балалар терроризм һәм экстремизм вакытында профилактика чаралары турында мәгълүмати буклетлар алдылар, шулай ук белгечләр законны беркайчан да, хәтта мәзәк өчен дә бозмаска киңәш бирде.