РФдә фән һәм технологияләр елы кысаларында 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Яшь уйлап табучылар һәм аларның уйлап табулары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Яшь уйлап табучылар һәм аларның эшләре белән танышу, үз эшчәнлегеңне уңай бәяләүне формалаштыру, балаларны иҗатка, стандарт булмаган фикерләүгә өндәү максатыннан үткәрелгән дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес яшь уйлап табучылар турында сөйләү-әңгәмә белән башланып китте. Шуннан соң, презентация карау барышында балалар уйлап табучыларның эшләре белән таныштылар. Шулай итеп, балалар Кар чанасы, йонлы наушниклар, туңдырма «җиләк-җимеш бозы», пластилин, ашказаны асты бизенең яман шешен иртә билгеләүгә тест эшләү һәм башка бик күп нәрсәләрнең алар кебек үк балалар тарафыннан уйлап табылуы турында белделәр. Дәрестә катнашучылар боларның барысын да аларның яшьтәшләре уйлап таба алуларына гаҗәпләнделәр.Балалар уйлап табучы була ала дигән нәтиҗәгә килделәр, иң мөһиме-иҗат итү, һөнәрләү һәм уйлап табу.
Дәрес ахырында “Тылсымлы куллар” физкультминуткасы ярдәмендә балалар ял иттеләр һәм фантазияләштерделәр.