Инвалидлар декадасы кысаларында 7 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеена «Борынгы дөнья» дип исемләнгән күргәзмәгә экскурсия оештырды. Экскурсиядә заманча дөнья белән генә түгел, тарихи мохит белән дә кызыксыну уяту максатыннан сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар катнашты.
Музейда «Борынгы дөнья» темасына Нократ палеонтология музее экспонатлары тәкъдим ителде. Экскурсовод балаларга тормышның кайда һәм ничек барлыкка килүе, хайваннар дөньясы вәкилләреннән кемнең беренче булып корыга чыгуын, динозаврлар, имезүчеләрнең каян килеп чыкканын сөйләде. Катнашучылар танылган заманча хайваннардан бик нык аерылып торган күп кенә үлгән хайваннарның тышкы кыяфәтендәге скульптур реконструкцияләрен күрә алдылар. Шулай ук балалар төрле чорларның асылын чагыштыра һәм эволюциянең нечкәлекләрен аңлый алдылар. Балалар иң сирәк очраучы динозаврлардан алып иң танылган динозаврларга кадәр 50 дән артык экспонатны карый алды. Экскурсия ахырында балаларга казу эшләре барышы турында видеоролик күрсәтелде.
Музейга бару катнашучылар өчен тарихи үткәнебезгә кайтуның чын маҗарасы булды. Экскурсиядә алган барлык мәгълүматлар катнашучыларда зур кызыксыну һәм соклану уятты.