«Тегүчелек эше»

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында 7 декабрь көнне «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында «Яңа елга бүлмәне бизәү өчен әйберләр» дигән темага дәрес үткәрде. Яңа ел бизәкләре (Яңа ел чыршысы) әзерләү максатыннан чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр килгән иде.

Очрашу башында белгеч һәм катнашучылар булачак яңа ел бәйрәме, аңа әзерлек, бүләкләр турында сөйләштеләр. Ата - аналар Яңа ел-ул балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме, ә үз кулларың белән ясаган оригиналь Яңа елга өйне бизәү әйберләре бәйрәм атмосферасы тудырырга ярдәм итәчәк, дип килеште. Әлеге дәрестә катнашучыларга картоннан Яңа ел интерьер чыршысын, декор өчен детальләр, күркәләр белән бизәргә тәкъдим ителде.

Катнашучылар уңай эмоцияләр, бәйрәм алды кәефе һәм чыршы рәвешендәге бизәкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International