ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Ел саен 5 декабрьдә Халыкара иреклеләр көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелек игътибарын волонтерларга җәлеп итүгә, кешеләргә бушлай ярдәм итәргә һәм җәмгыять файдасына хезмәт итәргә әзер торган волонтерларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Шушы күркәм бәйрәм алдыннан Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Пульс» өлкән яшьтәге волонтерлар отряды әгъзаларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.


5
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

2021 нче елның 3 нче декабрендә Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Галиуллина Н.Х. инициативасы белән «Спорт – яхшы кәеф чыганагы»дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде.


3
декабрь, 2021 ел
җомга

3 нче декабрь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Ак тасманы бәйлә» дигән акция уздырдылар. Акция җәмәгатьчелек игътибарын инвалидларның проблемаларына җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген яклауга, җәмгыятьтә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерантлык хисен үстерүгә юнәлтелгән иде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «Пластилиннан могҗизалар» программасы кысаларында 10 балигъ булмаган бала өчен «Яңа ел могҗизалары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес вак моториканы, иҗади һәм танып-белү фикерләүне, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән иде.

3 нче декабрь көнне хәрби тарихның истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Билгесез солдат көне» дигән темага дәрес үткәрде. Чара патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү, үз илеңнең тарихи-әдәби мирасы белән танышу, үз халкыңның героик үткәненә, саклаучыларның батырлыгына хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Инвалидлар декадасы кысаларында 2 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова «Чәчтараш эше» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында «Матурлык көне» дигән чара үткәрде.  Әниләрне үз балаларына прическлар ясарга өйрәтү, балаларга үз потенциалын ачарга, матурлыкларын, үз-үзләрен күрсәтү, инвалид балаларның социаль адаптациясен күрергә мөмкинлек бирү максатыннан оештырылган чарада 6 мөмкинлекләре чикле бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 1 декабрьдә «Яшь рәссамчылар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Дәреснең максаты-рәсем ясау мотивын барлыкка китерү, баланың рәсем ясау, иҗат итү, тикшеренү, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру өчен шартлар тудыру.

2021 нче елның 2 нче декабрендә Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы урта төркемдә «Ак ладья» шахмат-шашка турниры үткәрде .

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубында «Бәйлелек» методикасы ярдәмендә төркемле психиагностика үткәрде. Социаль хезмәт алучылар психиагностиканы гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнү максатыннан уздылар.


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 1 декабрь көнне  психик тайпылышлары  булган граҗданнар өчен интернат  йортында , инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Җиһан буйлап яхшылык идарә итә” исемле рэсем ясау конкурсы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International