ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2021 ел
җомга

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 9 декабрь көнне «Яңа ел могҗизалары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарага сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалары булган ата-аналар килгән иде.

Инвалидлар декадасы кысаларында 9 декабрь көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова һәм социаль педагог Елена Макарова «Беркем дә ялгыз булмасын» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты: үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча III дәрәҗә буенча чикләнгән инвалид балаларның ялын оештыру һәм социализацияләү, чит кешеләр белән аралашу, бәйрәм алды кәефен булдыру.

Сугыш тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы декабрьдә 9 нчы социаль участокта 12 балигъ булмаган бала арасында «Ватан геройлары көне» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара «Ватан геройлары көне» бәйрәменең килеп чыгу тарихы, Россия Геройлары һәм аларның батырлыклары белән танышу, балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Нуриева Л.Р. җитәкчелегендә «Ватан Геройлары көне» нә багышланган «Беркем дә онытылмады»дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.
Конкурсның максаты: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм үз иленең тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 8 нче декабрь көнне психолог Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге чараның максаты булып хәвеф-хәтәрсезлекне һәм психоэмоциональ киеренкелекне бетерү торды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 7 декабрь көнне 6 балигъ булмаган бала белән «Җиде төсле чәчәк» дигән дәрес үткәрде. Чара балаларны әкиятнең әхлакый мәгънәсен аңлауга, төп геройның асылын һәм характерын бәяләргә, инвалид булган кешеләргә карата толерант мөнәсәбәткә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

8 декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә психолог Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубында «Үз-үзеңне тоту серләре» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чара социаль хезмәт күрсәтүдә торучы катнашучыларның психоэмоциональ халәтен тигезләү максатыннан үткәрелде.


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында 7 декабрь көнне «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында «Яңа елга бүлмәне бизәү өчен әйберләр» дигән темага дәрес үткәрде. Яңа ел бизәкләре (Яңа ел чыршысы) әзерләү максатыннан чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр килгән иде.

«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 7 декабрьдә «Яңа елга әзерләнәбез» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарага социаль хезмәт күрсәтелүче 3 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре килде. Дәреснең максаты-балаларда Яңа ел бәйрәме турында күзаллауны формалаштыру, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International