«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 7 декабрьдә «Яңа елга әзерләнәбез» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарага социаль хезмәт күрсәтелүче 3 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре килде. Дәреснең максаты-балаларда Яңа ел бәйрәме турында күзаллауны формалаштыру, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру.
Дәрес башында төркемдә алга таба бердәм эшне активлаштыру буенча күнегүләр үткәрелде. Аннан соң нәниләргә Яңа ел җырлары астында чыршы бизәү өчен уенчыкларны карарга тәкъдим ителде, аларның тышкы кыяфәтен карадылар, картоннан кисеп ясалган чыршыны бизәделәр. Бу чыршының уенчыклары аларны чыршыга беркетү өчен уңайлы итеп ябышкак белән ясалган булып чыкты. Әниләргә гади материаллардан шундый ук чыршыны һәм йорт уенчыкларын ничек ясап була икәнен, аларның вак моторика үсешенә ничек ярдәм итүе турында сөйләштеләр. Мондый чыршыны бик күп тапкыр сүтеп җыярга була. Матур, ватылмый торган уенчыклар һәм чыршылар баланы кызыксындыра, һәм аңа дөньяны уен формасында өйрәнергә һәм танып белергә ярдәм итә. Дәрес барышында әниләр актив катнаштылар һәм сабыйларына ярдәм иттеләр, әлеге дәрес аларның үзләрендә дә зур кызыксыну уятты.
Йомгаклау даирәсендә ата-аналар психологка кызыклы шөгыль һәм куркынычсыз уенчыклар ясау идеясе өчен рәхмәт белдерделәр. Психолог алган белемнәрен өйдә беркетергә киңәш итте.