Ведомствоара рейды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

5 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә рейд үткәрде.

Әлеге чара гаиләләрнең яшәү урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын ачыклау һәм гражданнарга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелде. Рейд барышында шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләренең яшәү урыннарын автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазлау буенча эш алып барылды, көнкүрештә һәм гомуми кулланылыштагы урыннарда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында инструктажлар үткәрелде, газ һәм электр җиһазларыннан куркынычсыз файдалану турында белешмәлекләр тапшырылды.

Рейд барышында 15 гаиләгә керелде, шуларның 11 енә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International