7 декабрь көнне 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Коррупция» темасына танып-белү дәресе үткәрде. Дәрестә 17 бала катнашты. Чараның максаты булып коррупциягә каршы дөньяга карашны формалаштыру, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын, хокукый аң дәрәҗәсен күтәрү торды.
Дәреснең мәгълүмати өлешендә белгеч катнашучыларга «коррупция», «коррупционер» төшенчәләрен ачты, презентация карау барышында коррупция төрләре һәм әлеге гамәл өчен җәза төрләре турында сөйләде. Балалар белән бергә коррупция белән бәйле җинаятьләрнең ни өчен җәзасыз калу сәбәпләре турында фикер алыштылар. Кайсы өлкәләрдә коррупция күренешләре булырга мөмкинлеге турында сөйләштеләр. “Караклык шаһиты булсагыз, ни эшләргә кирәк?” соравы буенча һәр катнашучы үз фикерен белдерде.
Практик өлештә балалар «Укучылар коррупциягә каршы» темасына рәсемнәр ясадылар һәм гомуми нәтиҗә ясадылар - коррупциягә каршы көрәш һәр гражданинның бурычы һәм коррупциягә каршы көрәш буенча актив гражданлык позицияне күрсәтергә кирәк.