Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Балалар көләргә тиеш!» дип аталган чара үткәрде. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр килгән иде. Әлеге чараның максаты булып балаларның социаль-мәдәни җайлашуы һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү торды.
Чара сценарие буенча балалар янына кунакка күңелле персонажлар килде, алар катнашучылар белән бик күп күңелле уеннар, викториналар һәм дәртле музыка астында конкурслар үткәрделәр. Әти-әниләр һәм балалар бик теләп биеделәр, яраткан җырларын җырладылар һәм актерлар белән аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр алдылар, ә ата-аналар оештыручыларга уңай энергия һәм балалар белән бергә мәдәни ял итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.