Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәклендерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Руссиядә информатика (мәгълүмат) көне» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Минем яраткан шәһәрем
Шушы исем астында 01 нче декабрь көнне Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «кече» Ватан төшенчәсе, патриотик һәм интернациональ хисләр, туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән виртуаль экскурсия оештырылды, анда реабилетантлар безнең шәһәребезнең барлыкка килү тарихы, автогигант-завод төзелеше турында белделәр. Һәм шәһәрнең заманча тышкы күренешенә, аның истәлекле урыннарына аерым игътибар бирелде. Әңгәмә барышында безнең шәһәрдә тарихи кыйммәткә ия булган урыннар турында кызыклы видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды. Экраннан Чулман буенда урнашкан шәһәргә багышланган матур көйләр һәм җырлар яңгырады. Ә очрашу ахырында кызлар һәм малайлар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр.
Мондый чаралар үсеп килүче буын өчен кирәк, алар зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки Ватаныбызның булачак гражданнарын, үз иленең патриотларын үстерергә ярдәм итә.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын булдыру чараларын тормышка ашыру максатыннан табиб гастроэнтеролог, парентераль туклану буенча белгеч Ермохина Р.М. «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районы «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль хезмәткәрләре төркеме белән аз хәрәкәтләнүче авыруларны дөрес ашату принциплары буенча укулар үткәрде.
2020 елның 30 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә хайваннарны яклау көненә багышланган мәгълүмат дәресе үтте.
Үстерешле әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр дөрес һәм дөрес булмаган туклану дигән терминнар белән таныштылар, кешенең сәламәтлеге нәрсә ул һәм ул нәселдәнлеккә, яшәү рәвешенә, әйләнә-тирә мохиткә генә түгел, ә дөрес һәм туклыклы туклануга да бәйле. Кеше өчен нинди ризык файдалы һәм сәламәт булу өчен нинди витаминнар кулланырга кирәклеге белән таныштылар.
Интернат-йортында яшәүчеләр кечкенә моториканы үстерү буенча дәресләргә бик теләп йөриләр.
Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Әниләр көне".
Игелек юлы
Барлык балаларны дөньяда фатиха бирәм!
Алар безнең өчен якты чәчәкләр кебек!
Әмма әле "үзенчәлекле" балалар да бар...
Алар фәрештәләр кебек "җан ияләре".
Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Гөлнур Зарипованың бу шигыре белән 2020 нче елның 30 нчы ноябрендә инвалидлар декадасы ачылуга багышланган чараны ачтылар. Әлеге чараның максаты-мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең сәламәт гражданнар кебек үк хокуклары һәм бурычлары барлыгын күрсәтү.
Үз мөмкинлекләренә ышанырга ярдәм итү өчен " Мөмкинлекләре чикле булган бөек кешеләр» дигән кыска фильм күрсәтелде. Фильмнан, балалар һәм аларның әти - әниләре, Стивен Хокинг - планетада иң акыллы кеше саналган бөтен дөньяга танылган галим, танылган немец композиторы, музыканың чын гение Людвиг Ван Бетховен, Франклин Делано Рузвельт, инвалид булла торып президент була алганы турында белделәр.
Мондый мисаллар бирешмәскә, мөмкинлекләре чикле балаларга көндәлек хезмәттә, бернигә дә карамастан, мөмкинлекләрнең барлыгын аңлауга ярдәм итәргә тиеш. Залда балалар, алып баручы артыннан хәрәкәтләрне кабатлап, дәртле җырлар астында рәхәтләнеп биеделәр. Күп елмайдылар һәм залдан яхшы кәеф һәм илһамланып киттеләр.
2020 елның 27 ноябрендә “Энергетик” мәдәният йорты базасында Зәй районында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча алга таба эшчәнлекне планлаштыру максатыннан түгәрәк өстәл оештырылды. Профилактика системасы учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре субъектларның эшенә анализ ясадылар, ведомствоара бәйләнешне активлаштыру буенча бурычлар куйдылар, гаилә һәм балалар белән эшләүнең төрле мәсьәләләре, юнәлешләре, формалары һәм методлары турында сөйләштеләр.
Россиядә Әниләр көнен чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтә башладылар. Ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ана булу белән хатын-кызда аның иң яхшы сыйфатлары уяна, ул мәрхәмәтлерәк, кайгыртучанрак була бара. Әни - безнең тормышы бызда иң мөһим кеше, ул яңа тормыш бирә торган кеше. Бәйрәм көнендә барлык балаларда әниләренә рәхмәт сүзен әйтәләр.
Әниләр көне уңаеннан «Тылсым»