Игелек юлы
Барлык балаларны дөньяда фатиха бирәм!
Алар безнең өчен якты чәчәкләр кебек!
Әмма әле "үзенчәлекле" балалар да бар...
Алар фәрештәләр кебек "җан ияләре".
Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Гөлнур Зарипованың бу шигыре белән 2020 нче елның 30 нчы ноябрендә инвалидлар декадасы ачылуга багышланган чараны ачтылар. Әлеге чараның максаты-мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең сәламәт гражданнар кебек үк хокуклары һәм бурычлары барлыгын күрсәтү.
Үз мөмкинлекләренә ышанырга ярдәм итү өчен " Мөмкинлекләре чикле булган бөек кешеләр» дигән кыска фильм күрсәтелде. Фильмнан, балалар һәм аларның әти - әниләре, Стивен Хокинг - планетада иң акыллы кеше саналган бөтен дөньяга танылган галим, танылган немец композиторы, музыканың чын гение Людвиг Ван Бетховен, Франклин Делано Рузвельт, инвалид булла торып президент була алганы турында белделәр.
Мондый мисаллар бирешмәскә, мөмкинлекләре чикле балаларга көндәлек хезмәттә, бернигә дә карамастан, мөмкинлекләрнең барлыгын аңлауга ярдәм итәргә тиеш. Залда балалар, алып баручы артыннан хәрәкәтләрне кабатлап, дәртле җырлар астында рәхәтләнеп биеделәр. Күп елмайдылар һәм залдан яхшы кәеф һәм илһамланып киттеләр.