ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Инвалидлар Декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар бирү күркәм гадәткә әверелде.


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында 2020 нче елның 1 декабрь көнне Курсабаш интернат-мәктәбендә клуб мөдире Мөбәрәкшина Вәсилә һәм китапханәче Фәсхиева Миләүшә,безнең балалар өчен,үзләренең җырлы программасы белән концерт куйдылар.

Бәйрәмне оештыруның төп максаты - җәмгыятьнең сәламәт өлешенең инвалидлар проблемаларына игътибарын җәлеп итү, иҗтимагый социаль, мәдәни һәм икътисадый тормышка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән даими эш уздыру кирәклеген ассызыклау.

2020 елның  1 декабрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган “Шәфкатьлелек дәресе” үткәрделәр.

2020 елның 26 ноябрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әниләр көненә багышланган «Әниләргә назлы сүзләр әйтегез»дигән чара үткәрделәр.

"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы башланды. Декабрьнең беренче чарасы табиб-невролог һәм дәвалау физкультурасы инструкторы мастер-классы булды. "Фаэтон"костюмы эш принцибы күрсәтелде. Киңәш ителгән төп күнегүләр күрсәтелде. Соңыннан белгечләр сорауларга җавап бирделәр. Барлык ата-аналар да мәгълүмати буклетлар алдылар.

Ел саен 1 декабрь көне Халыкара СПИД белән көрәшү көне дип билгеләп үтелә. Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль тәрбиячесе, Яңа Чишмә урта мәктәбендә укучылары белән «Спидка юл юк!» дигән чара үткәрде. 

        Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2020 нче елның 1нче декаберендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте. 

Матери көне алдыннан «Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең «Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинеты базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең балигъ булмаган балалары белән дәрес узды.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне, билгеле булганча, ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «ВИЧ-инфекция» темасына әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International