Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәклендерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Руссиядә информатика (мәгълүмат) көне» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: компьютер технологиясе өлкәсендә яңа белем алу, күзаллауны арттыру, иҗади сәләтне үстерү, игътибар һәм хәтерләүне яхшырту.
Безнең илдә информатика (мәгълүмат) көне һәр елның 4 декабрендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне мәгълүмат өлкәсендә эшләүче белгечләр билгеләп үтәләр, ул хөкүмәт буенча билгеләнгән бәйрәм түгел. «Информатика» сүзе техник өлкәгә кагылышлы сүз.Ул термин немец Карл Штейнбух тарафыннан 1957 елда барлыкка килә һәм электрон санау машинасында мәгълүматларны автомат рәвештә эшкәртү башкарыла башлый.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар игътибар, хәтер үстерүне яхшырта торган уеннар табарга өйрәнделәр. Алар онлайн-уен режимында рәсемнәр буядылар.
Чараның ахырында катнашучылар белгечкә рәхмәт әйттеләр һәм буш вакытны яңа технология ярдәмендә файдалы итеп үткәреп булачагын әйттеләр.
Чарада дүрт кеше катнашты.