Бүгенге көндә гаилә проблемаларын хәл итү, гаилә иминлеге, социаль ятимлек, балалар караучысызлыгы һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын камилләштерү, гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре аеруча әһәмияткә ия.
2020 елның 27 ноябрендә “Энергетик” мәдәният йорты базасында Зәй районында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча алга таба эшчәнлекне планлаштыру максатыннан түгәрәк өстәл оештырылды. Профилактика системасы учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре субъектларның эшенә анализ ясадылар, ведомствоара бәйләнешне активлаштыру буенча бурычлар куйдылар, гаилә һәм балалар белән эшләүнең төрле мәсьәләләре, юнәлешләре, формалары һәм методлары турында сөйләштеләр. Гаиләдәге проблемаларны иртә ачыклау, ведомствоара рейдлар оештыру, балалар клублары, ишегалды мәйданчыклары эше, өстәмә белем бирү, яшьләр арасында деструктив төркемнәр, социаль-негатив күренешләрне, хокук бозуларны, наркотиклаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру атнасын оештыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау һәм башка сораулар турында фикер алыштылар.
Фикер алышуларда төп мәсьәләләрнең берсе булып “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау мәгълүмати системасында районның профилактика субъектлары эшен оештыру турында” темасы булды. Катнашучылар игътибарына мәгълүмат системасында субъектларның эшенә анализ тәкъдим ителде.
Түгәрәк өстәл карарында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында мәгълүмат системасында эшләү буенча кабат укыту семинары үткәрү һәм мәгълүматларны кертү өчен җаваплы вәкилләр өчен шәхси консультацияләр оештыру билгеләнде.