Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Әниләр көне".

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтү традициягә әверелде. Бу көнне әниләрнең хезмәтенә һәм үз балалары хакына әниләрнең риясыз корбанына тиешле бәя бирү кабул ителде. "Әниләр көне" - ул җылы, йөрәкле бәйрәм. Буыннан-буынга һәр кеше өчен әни-тормышта иң төп кеше. Бу-мәңгелек бәйрәм, дип бәхәсләшеп булмый. Әни булгач, хатын-кыз үзенә иң яхшы сыйфатлар ача: яхшылык, мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм сабырлык. Елдан-ел әлеге бәйрәм безнең йортларга керә. Әниләргә күпме генә яхшы сүзләр әйтелсә дә, алар беркайчан да артык булмас. Шул уңайдан безнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта культорганизатор Шәрәфетдинова И.Ф. җитәкчелегендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле үтте. «Минем әни дөньяда иң яхшысы» дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрелде, табышмакларга җавап бирделәр , әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар башкардылар.

Барысы да күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр һәм позитив заряд белән калды. Бәйрәм очрашуы дусларча фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International