2020 елның 30 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә хайваннарны яклау көненә багышланган мәгълүмат дәресе үтте.
Яраткан хайван еш кына үз хуҗсына якын кешесен алыштыра, ялгызлыктан коткара, стрессны төшерә, ә кайвакыт дошманнардан саклый. Дәрес барышында балалар хайваннар дөньясының гаҗәеп якты, төрле булуы турында белемнәрен ныгыттылар.Балалар викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Үзләренең хайваннары турында сөйләделәр. Йорт хайваннары турында халык сынамышларын һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. “Без ияләштергәннәр өчен җаваплы” дип аталган презентация карадылар.
Чара ахырында балалар хайваннарга уенчыкларга караган шикелле карарга ярамый дигән нәтиҗә ясадылар.