Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында туганнарын һәм башка затларны өйдә тәрбияләү буенча күнекмәләр белән өйрәтү дәресләре үткәрелә.
27 ноябрь көнне Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, аналарның социаль әһәмиятен күтәрү максатыннан чара үткәрделәр. Чарада төрле категория гаиләләреннән әниләр катнашты
Чепья авылында урнашкан “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Кояш назы әниләрдә” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте. Кичә аналар күңеле шикелле җылы, йомшак, матур хисләргә бай булды. Әлеге чара матур җырлар, шигырьләр, гыйбрәтле бәяннәр, уен – көлке белән үрелеп барды. Бергәләшеп бишек җырларын, бала төрү серләрен дә искә төшердек.
“Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең хезмәт буенча инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен массажер ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре» Рәхмәт, әни!». Акциянең максаты: хатын-кызга сак караш традицияләрен яклау, безнең тормышыбызда төп кеше – әниләрнең әһәмиятен аерым билгеләп үтү, әйләнә-тирәдәгеләргә әниләр бәйрәме турында искәртү. Акция барышында социаль хезмәт алучыларны 10 әниләргә һәм әбиләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хәйруллина Мәһданисә Тимерҗан кызы 1929 елның 18 апрелендә Шалты авылында туган. Сугыш башланганда аңа 12 яшь була, әтисен фронтка алалар.
Әниләр көне алдыннан, традицион рәвештә ноябрь ахырында үткәрелә торган җылы күңел бәйрәме алдыннан, Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен гадәти булмаган чара оештырылды.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. социаль хезмәт алучы бала белән дәрес үткәрде.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л.З. Олы Мәтәскә мәктәптә укучы балалар белән “Мин һәм минем Туган илем” технологиясе кысаларында "Мин Россиядә яшим" дигән темага дәрес үткәрде.
26.11.202020 елда Алексеевскиның "Кайгырту "приютында тәрбияче Наталья Корнева җитен, йон, җепселле эшләнмәләр эшкәртү буенча үткән заманда хезмәт коралларының нинди урын алып торуын формалаштыру, «Өч кыз» татар халык әкияте белән танышу, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү максаты белән мәктәпкәчә яшьтәге 8 бала белән" Кичләр озак, оста куллар "дигән дәрес үткәрде.