Минем яраткан шәһәрем
Шушы исем астында 01 нче декабрь көнне Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «кече» Ватан төшенчәсе, патриотик һәм интернациональ хисләр, туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән виртуаль экскурсия оештырылды, анда реабилетантлар безнең шәһәребезнең барлыкка килү тарихы, автогигант-завод төзелеше турында белделәр. Һәм шәһәрнең заманча тышкы күренешенә, аның истәлекле урыннарына аерым игътибар бирелде. Әңгәмә барышында безнең шәһәрдә тарихи кыйммәткә ия булган урыннар турында кызыклы видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды. Экраннан Чулман буенда урнашкан шәһәргә багышланган матур көйләр һәм җырлар яңгырады. Ә очрашу ахырында кызлар һәм малайлар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр.
Мондый чаралар үсеп килүче буын өчен кирәк, алар зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки Ватаныбызның булачак гражданнарын, үз иленең патриотларын үстерергә ярдәм итә.