Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын булдыру чараларын тормышка ашыру максатыннан табиб гастроэнтеролог, парентераль туклану буенча белгеч Ермохина Р.М. «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районы «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль хезмәткәрләре төркеме белән аз хәрәкәтләнүче авыруларны дөрес ашату принциплары буенча укулар үткәрде.
Социаль хезмәткәрләр аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кеше өчен тулы канлы туклану рационын, аның яшен, җенесен һәм сәламәтлеген исәпкә алып, сайларга өйрәнделәр.