Россиядә Әниләр көнен чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтә башладылар. Ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ана булу белән хатын-кызда аның иң яхшы сыйфатлары уяна, ул мәрхәмәтлерәк, кайгыртучанрак була бара. Әни - безнең тормышыбызда иң мөһим кеше, ул яңа тормыш бирә торган кеше. Бәйрәм көнендә барлык балалар да әниләренә рәхмәт сүзен әйтәләр.
Әниләр көне уңаеннан «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чаралар узды. Балигъ булмаган балалар әниләрен онлайн рәвештә котладылар. Социаль педагоглар “Кояш булганда якты, әни булганда җылы” дигән чара үткәрделәр. Бәйрәмдә катнашучылар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар. Чара ахырында ваза ясау буенча мастер-класс оештырылды.