ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

                Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында быел Иске елны «яңа рус әбиләре» белән бергә үткәргәннәр. Интернат хезмәткәрләре кызыклы бәйрәм оештырдылар, җылылык, шатлык һәм ышаныч атмосферасы тудырырга тырыштылар. Яңа ел балында «Әкияттә кунакта», «Модный приговор», «Танцы на льду» һәм «Минута Славы» телетапшырулары сәхнәләштерелде. Уеннарда, конкурсларда әбиләр һәм бабайлар актив катнаштылар, ә шаян Яңа ел лотереясында барысы да үз отышларын алдылар. «Бүлмәнең иң матур Яңа ел бизәлеше», «иң чиста, уңайлы, пөхтә бүлмә», «интернат тормышында актив катнашкан өчен» конкурсларына йомгак ясалды. Соңыннан Кыш бабай белән Кар кызы һәм җитәкче З.Н. Лизунова белән бергә барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, нык сәламәтлек, шатлык һәм яхшы кәеф теләп Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

29 декабрь көнне тәрбияче Гилемханова Алсу балалар белән “Яңа ел фантазияләре” рәсем конкурсы дигән темага дәрес үткәрде.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасарының эш визиты

28.12.2020 елда хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н. 12-16 яшьлек балалар белән дәрес үткәрде.

Максат: Корамалы тегү техникасы буенча белемнәрен һәм осталыкларын камилләштерү. Турыпочмаклы өчпочмактан рәсем ясарга өйрәтү.

Дәрестә 5 кеше катнашты.

Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре , авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр, күп балалы гаиләләргә рейдлар үткәрәләр. Торак йортларда булганда газ җиһазларының, электр җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирелә. Элек урнаштырылган янгын хәбәрчеләренең эш торышы тикшерелде. Гаилә әгъзаларына Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылды.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучылар катнашында «Яңа елны бәйрәм итәбез»  дигән музыкаль-күңел ачу кичәсе үткәрелде.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе белгечләре белән берлектә 65 яшьтән өлкән  ялгыз калган һәм ялгыз яшәүче гражданнарның шәхси торак йортларында янгын турында автоном хәбәр итү җайланмалар урнаштырдылар.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районында «Тургай» социаль приюты бинасын реконструкцияләү соңгы этабына якынлашты. Бер катлы бина ике катлы итеп үзгәртелде, тышкы күренеше дә,  эчке эшләнеше дә тулысынча үзгәрде. Тиздән оешма могтаҗ булганнарга үзенең ишекләрен ачар.

Арчаның “Өмет чаткысы” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Һәрвакыт сәләмәт булыйк” дигән темага профилактик дәрес үткәрелде.

 

Тыл хезмәтчәне Шәфикова Фатыйма Тимергали кызы 1928 елның 25 июлендә Татар Кандызы авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. 1943 елда әтисе фронтка китү өчен хәрби комиссариатка китә,әмма ике көннән соң кире эйлэнеп кайта, олы яшьтэ буду сэбэпле аны фронтка алмыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International