"Сугышның йозе хатын-кызныкы түгел…»

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Тыл хезмәтчәне Шәфикова Фатыйма Тимергали кызы 1928 елның 25 июлендә Татар Кандызы авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. 1943 елда әтисе фронтка китү өчен хәрби комиссариатка китә,әмма ике көннән соң кире эйлэнеп кайта, олы яшьтэ буду сэбэпле аны фронтка алмыйлар.

​ ​ ​ ​ ​ ​ Сугыш вакытында барлык балалар да өлкәннәргә ярдәм итәргә тырыштылар: кышын урманга утын кисәргә йөрделәр. Яз көне басуда эшләдек, сөрдек, тырмаладык, чәчтек. Атлар җитмәде, үгез җигәргә туры килде.​ Җәй көне басуларны эшкэрттек, печән әзерләдек. Көз көне уңыш җыярга булыштык.

​ ​ ​ ​ ​ Сугыштан соң Фатыйма Тимергали кызы комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, 1954 елның 23 февралендә комбайнчыга кияүгә чыга. 4 бала тәрбияләп үстерэлэр. Фатыйма Тимергали кызының 9 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International