Тыл хезмәтчәне Шәфикова Фатыйма Тимергали кызы 1928 елның 25 июлендә Татар Кандызы авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. 1943 елда әтисе фронтка китү өчен хәрби комиссариатка китә,әмма ике көннән соң кире эйлэнеп кайта, олы яшьтэ буду сэбэпле аны фронтка алмыйлар.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен фотоальбомнар карау белән мәгълүмати әңгәмәләр оештырылды. Чараның максаты-туган як тарихын саклау, милли мәдәният белән кызыксынуны арттыру, халык традицияләрен яңарту.
Күркәм традиция-тыл хезмәтчәннәрен тормышы, әһәмиятле вакыйгалар белән котлау-безнең шәһәрдә дәвам итә. «Исток-Башлангыч» «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәтләр алучы Әблязова Нәкыя Ширияздан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2020 елның 24 декабрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Социаль ял итү» проекты кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Тылсымлы урман»дигән яңа ел бәйрәме уздырдылаар.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2020 нче ел өчен оешманың эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективы җыелышы булып узды. Көн тәртибе бик эчтәлекле иде. Җыелышны директор вазифаларын башкаручы Лизунова Залина Наил кызы ачты: "2020 ел гади генә түгел, әмма нәтиҗәле булды. Пандемия һәм эш процессында барлыкка килгән кыенлыкларга карамастан, без барысын да җиңдек". Залина Наил кызы билгеләп үткәнчә, учреждение хезмәткәрләре, белгечләре тарафыннан төп бурычларны хәл итү буенча уңышлы һәм әһәмиятле эш башкарылган. Ул учреждениенең барлык хезмәткәрләренә сыйфатлы һәм үз вакытында эшләүләре өчен рәхмәт белдерде, янгын куркынычсызлыгы, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында саклану турында искә төшерде. Соңыннан алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.
26.12.2020 елда Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Корнева Н.О. балаларны татар халык уеннары белән таныштыру, халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү, уеннарда балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Татар уеннарын уйныйбыз» дигән уен күңел ачу кичәсе үткәрде.
Чарада 12 бала катнашты.
2020 елның 26 декабрендә “Кайгырту” приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау, яшүсмерләрнең хокук аңын тәрбияләү максатыннан 4 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән “Куркыныч хәл һәм аннан чыгу юлы” темасына дәрес үткәрде (9-11 кл).
Бурычлар:
тәрбияләнүчеләрдә үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, законнарны мәҗбүри үтәү кирәклеген аңлау;
тәрбияләнүчеләрдә гаеп, хокук бозу, җинаять төп төшенчәләрен формалаштырырга;
башкаларның гамәлләрен анализлауны, үз карашларын белдерүне үстерү; башка кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләргә.
2020 елның 25 декабрендә “Кайгырту” приютында тәрбияче Маслова Н.В. тарафыннан тәрбияләнүчеләрнең ягымлылык, игелек һәм яхшылык турында белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, игелекле гамәлләр кылу зарурлыгы максатыннан, «Игелек бүләк ит!» акциясе үткәрелде. Дәрескә 10 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар җәлеп ителде.
Соңгы вакытта социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре "Музыкотерапия" технологиясен үзенчәлекле итә.
2020 елның 26 нче декабрендә Байлар Сабасының үзәк мәйданында узган Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – Кыш Бабайлар парадында актив катнашты. Парадта бик күп оешма-учреждениеләр катнашты, алар барысы да костюмнар әзерләүгә бик җитди караганнар. Чөнки барысының да костюмнары оригиналь иде.