Арчаның “Өмет чаткысы” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Һәрвакыт сәләмәт булыйк” дигән темага профилактик дәрес үткәрелде.

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Һәрвакыт сәләмәт булыйк” дигән темага профилактик дәрес үткәрелде.

Дәрес барышында балалар гриппның профилактик чаралары белән таныштылар. Сүз кулларны еш юып йөрү һәм гигиена тәләпләрен үтәү турында барды. Үзәккә йөрүчеләр шул темага багышланган презентация, мультфильм карадылар, кәгазь битләренә гриппка кагылышлы рәсемнәр ясадылар: вируслар, лимоннар, медицина битлекләре, шприцлар, суган һ.б.

Тәрбияче балаларга медицина битлекләре турында сөйләде, аларны ничек кияргә икәнен күрсәтте, өйдә ничек ясарга икэнен аңлатты.

Шулай ук тәрбияче балаларга күп кешеләр җыелган урыннарда бик йөрмәскә, шуңа карамастан ешрак саф һавада йөрергә, сарымсак белән суган ашап, лимонлы чәй эчеп дәваланырга киңәш итте.

Тәбияче фикеренчә, мондый профилактик чаралар балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International