Балалар белән гаиләләр буенча ведомствоара рейдлар.

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре , авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр, күп балалы гаиләләргә рейдлар үткәрәләр. Торак йортларда булганда газ җиһазларының, электр җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирелә. Элек урнаштырылган янгын хәбәрчеләренең эш торышы тикшерелде. Гаилә әгъзаларына Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International