2021-нче елның 3-нче гыйнварында ДКО “Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты” тәрбияче Дәүләтҗанов А.Ю. инициативасы белән саф һавада «Кышкы әкият» уен программасы үткәрелде.
2020 нче елның 31 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Шәрипова Г.М. тарафыннан,«Әкияти Яңа ел киче» үткәрелде.
28 нче декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында бер сулышта өлкәннәр өчен Яңа ел бәйрәме узды. Тычканнарны Иске ел буларак озаттык, Үгезне - Яңа ел символы итеп каршы алдык. Убырлы карчык та кунаклар арасында иде. Кыш бабай белән Кар Кызы кәнфитләрен өләштеләр. Җырлар җырланды, чегән кызы Ермолаева Светлана үзенең биюен биеп күрсәтте. Өлкәннәр бик канәгать калдылар, Яңа елны күңелле итеп оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Инде тиздән Яңа ел - чын могҗизалар чоры. Бәйрәм алдыннан без яхшылык эшләү йөзеннән, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты коллективы белән бергә, мин - культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. - Кар кызы буларак интернат - йорт карамагындагыларны өлкәннәрне котларга юл тоттык, бүләкләр өләшеп чыктык. Барлык социаль хезмәт алучылар да бик канәгать калдылар, күрсәтелгән игътибарга һәм кайгыртуга рәхмәтләрен белдерделәр, чөнки бу алар өчен иң мөһиме!
Татарстан Республикасы, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлый! Сезгә киләсе яңа елда шатлыклы вакыйгалар, якты очрашулар, игелекле, җылы һәм шатлыклы көннәр телибез.
2020 елның 29 декабрендә Югары Утар балалар йорты –интернатында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н. Нигъмәтҗанова булып китте.
“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен "Яңа ел чыршысы янында уеннар" исеме астында яңа ел тамашасы уздырылды.
2020 елның 29 декабрендә Пыжмара авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хисамова Зөлһәбирә Әһлиулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, “Кама” авыл хужалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗиповлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
«Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты» нда яңа ел тамашасы
Декабрь ае балаларның иң яраткан бәйрәмнәрен ,“Яңа ел” бәйрәмен алып килүче ай. Безнең балалар йортына да Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар балаларга тау шуарга чаналар һәм бик күп бүләкләр алып килделәр.
Яңа ел алдыннан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел тамашасы узды.