Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча белгечләре белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарның шәхси торак йортларында янгын турында автоном хәбәр итү җайланмалары урнаштырдылар

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе белгечләре белән берлектә 65 яшьтән өлкән  ялгыз калган һәм ялгыз яшәүче гражданнарның шәхси торак йортларында янгын турында автоном хәбәр итү җайланмалар урнаштырдылар.
Яшьләре зур булу һәм физик торышлары бик яхшы булмау сәбәпле, күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр куркынычны вакытында күрә алмый, шуңа күрә янгын турында автоном хәбәр итү  төтен җайланмасы аларның тормышын саклап калырга ярдәм итәчәк. Хәзерге вакытта янгын турында автоном хәбәр итү җайланмалары кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын датчиклары турында җентекләп сөйләделәр, аларның эшләү принцибын аңлаттылар һәм күрсәттеләр.
Датчиклар куйганнан соң, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәр белән профилактик әңгәмә, янгынга каршы инструктаж үткәрделәр һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International