Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында «Яңа елны бәйрәм итәбез» дигән музыкаль-күңел ачу кичәсе үткәрелде.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе, үз сәләтләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру, гаилә дә һәм коллектив белән Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү теләген арттыру.
Яңа ел - ул иң яраткан гаилә бәйрәме, сихри тылсымнары, җемелдәп торучы утлары белән балаларны гына түгел, хәтта өлкәннәрне дә үзенә тартып тора. Аны барысы да түземсезлек белән, могҗиза һәм яхшы якка үзгәрешләргә өметләр белән көтәләр.
Бу бәйрәм кичәсендә социаль хезмәт алучылар тулы тормыш белән яшәргә комачаулаган сыйфатлардан символик рәвештә котылып, быел алган тәҗрибә өчен рәхмәт сүзләре әйтеп, яңа тормыш этабынна аяк бастылар. Алар 2021 елда һичшиксез тормышка ашардай иң изге теләкләрен, уйларын, ниятләрен искә төшерделәр. Соңыннан, гаилә даирәсендә ясалган, «Иң оригиналь кәгазь гирлянда» бәйгесендә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Күптән көтелгән тылсымчы Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу - Яңа ел кичәсенең якты мизгеле булды. Кадерле Яңа ел кунакларына бәйрәмдә катнашучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр: Яңа ел конкурсларында актив катнаштылар, кыш темасына табышмаклар чиштеләр, Яңа ел могҗизалары турында җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, хәтта алар арасында үз әсәрләре белән дә чыгыш ясаучылар булды. Чарага өлкән яшьтәге вәкилләр дә кушылды, алар рәхәтләнеп татар, рус халык җырларын җырладылар, күңелле уеннарда, биюләрдә катнаштылар, балачак һәм яшьлек елларындагы бәхетле, җылы һәм әкияттәге кебек мизгелләрне искә төшерделәр.
Тылсымлы бәйрәм ахырында, барлык социаль хезмәт алучылар да Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар. Алар үткәрелгән бәйрәмнән зур канәгатьләнү тоеп, күтәренке кәеф белән, Яңа ел кунакларын алкышларга күмеп озаттылар.
Чарада егерме биш кеше катнашты.