28.12.2020 елда хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н. 12-16 яшьлек балалар белән дәрес үткәрде.
Максат: Корамалы тегү техникасы буенча белемнәрен һәм осталыкларын камилләштерү. Турыпочмаклы өчпочмактан рәсем ясарга өйрәтү.
Дәрестә 5 кеше катнашты.
Әле күп еллар элек кенә кул эшләре осталары кул эшләре белән шөгыльләнеп, бик озак кичләрне уздыралар иде. Алар эрләгән, теккән һәм чиккән, ә калган тукымалардан чын шедеврлар барлыкка китергән. Хәзерге вакытта бу осталык төре бик тиз үсеш алды һәм пэчворк дип аталган халык сәнгатенең бөтен бер юнәлешенә әверелде.
Зур булмаган хикәядән соң, төрле схемалар һәм корамалы тегү шаблоннарын кулланып, төрле төстәге кисәкләрдән приютта тәрбияләнүчеләр турыпочмаклы өчпочмаклардан җыелма җыярга өйрәнделәр.
Балалар куелган бурычны үтәделәр.