“Яна ел фантазияләре” рәсем конкурсы дигән темага дәрес – ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

29 декабрь көнне тәрбияче Гилемханова Алсу балалар белән “Яңа ел фантазияләре” рәсем конкурсы дигән темага дәрес үткәрде.

 

Яңа ел - әкият һәм тылсым вакыты. Бу искиткеч вакыт, йөрәк һәм күңел  могҗиза көтү хисләре белән тула. Балалар үз хыялларының тормышка ашуын көтәләр. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Яңа ел фантазияләре» дигән балалар өчен рәсем конкурсы игълан ителде. Рәсемнәр матур, фантазия белән ясалган  булырга тиеш. Иң мөһиме - балалар Яңа ел бәйрәмен уңай кабул итү өчен шартлар тудыру, аларга ихтыяр бирү, талантларга ярдәм итү. Чара ахырында барлык рәсемнәрнең авторларына татлы бүләкләр тапшырылачак.

 

Дәреснең максаты:

  1. Күңелле кәеф булдырырга һәм балаларда теләк уятырга, мөстәкыйль рәвештә һәм өлкәннәр белән бергә рәсем ясарга;иҗади активлыкны, эш вакытында сәнгатьне үстерергә.
  2. Балаларның танып белү активлыгын үстерү;
  3. Иҗади сәләтләрен үстерү;
  4. Пөхтәлек тәрбияләргә;

 

Балалар рәхәтләнеп яңа ел турында кызыклы тарихлар һәм Яңа ел шигырьләрен тыңладылар. Бигрәк тә табышмакларга җавап табуны ошаттылар. Балалар рәхәтләнеп рәсемнәр ясадылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Дәрес бик кызыклы үтте. Куйган максатлар үтәлде. Балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International