ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 бала өчен “Хәзерге Россиядә демография” дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарның хокукый культурасын күтәрү, «Демография» илкүләм проекты турында, илдәге демографик вәзгыять турында күзаллауны формалаштыру.

«Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» федераль проектын һәм «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы һәм психологы Людмила Голубева һәм Римма Сайфеева үз даирәләрен киңәйтү максатында көндезге тәртип бозулар кабинетында «Ах баня, баня!» дигән чара уздырды.

«Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Родник» Теләче муниципаль районында» эшләүче хезмәткәрләр ел саен   спорт чараларында катнашалар. Районда елда үткәрелә торган  волейбол, баскетбол, чаңгы узышлары, йөгерү, йөзү һ.б. спорт төрәренә актив катнашалар. Ел башында социаль өлкә хезмәткәрләре, җыелма командасы, волейбол ярышларында катнашты. "Россия чаңгы юллары-2021"

«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге йөкле хатын-кызлар арасында психолог Светлана Ежова «Ләкләк көтәбез» клубында «Йөклелек вакытында депрессияне җиңәргә өйрәнәбез» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: аңлы аналыкны формалаштыру.

19нчы февраль көнне «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты»ның уртанчылар төркеме тәрбиячесе Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы«Алёнка курчагы кунакка килде» дип исемләнгән шөгыль үткәрде.

18 февраль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә агротерапия дәресе узды.

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә

физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт темасына викторина  үткәрде.

Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле малайлар»дигән музыкаль-спорт бәйрәме узган.

Тәрбияләнүчеләрнең хокукый культурасын күтәрү максатыннан, безнең приютта «Президент сайлаулары» дигән эшлекле уен оештырылды. Башта сайлау комиссиясе әгъзалары сайланды. Шулай ук президент постына 6 кандидат теркәлде.

2021 нче елның 18нче февралендә «Красный Восток» мәдәният йорты китапханәчесе Счастлива Татьяна Александровна, Алексеевск муниципаль районындагы «Забота» приютында тәрбияләнүче мәктәп яшендәге балалар өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел - Тукай теле»"дип исемләнгән «Могҗизалар кыры» уенын үткәрде.

Максат: балаларны туган тел көне белән таныштыру; балаларның телдән сөйләмен үстерүгә ярдәм итү; куелган сорауларга төгәл җавап бирә белү; Татарстан кешеләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International