Саба муниципаль районының «Тургай» приютында «Президент сайлау» эшлекле уены

2021 елның 19 феврале, җомга

Тәрбияләнүчеләрнең хокукый культурасын күтәрү максатыннан, безнең приютта «Президент сайлаулары» дигән эшлекле уен оештырылды. Башта сайлау комиссиясе әгъзалары сайланды. Шулай ук президент постына 6 кандидат теркәлде.

Президент постына кандидатлар белән сайлау алды дебатлары үткәрелде, анда балалар «Стандарт булмаган вәзгыять», «Блиц – сорау» конкурсларында катнаштылар.

Сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен бюллетеньнәр әзерләделәр һәм бюллетеньне ничек тутырырга кирәклеген аңлаттылар.

 Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Исламов Ренат җиңде.

Котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International