Һәр елны, кыш ахырында, 23 февраль көнне, без барыбыз да – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу-малайларга кыюлык, батырлык, намуслылык һәм батырлык турында тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге. Сакчылар һәр гаиләдә бар: бабайлар, абыйлар, өлкән абыйлар һәм, әлбәттә инде, яраткан әтиләребез. Ир-атлар Ватаныбызның сакчылары булып санала. Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле малайлар»дигән музыкаль-спорт бәйрәме узган. Балалар ярыштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңел ачу формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды. Балалар зур активлык күрсәттеләр, бер-берсенә яхшы кәеф, аралашу шатлыгы бүләк иттеләр. Әгәр балалар бәйрәмнән соң тәэсирләре белән уртаклашырга ашыга икән һәм тагын бик күп көн аның тәэсирләре белән яши икән – димәк, без максатыбызга ирештек. Бәйрәм узды, һәм тирә-ягыбыз бераз яктырак, һәм мәрхәмәтлерәк булып калсын иде!