2021 нче елның 18нче февралендә «Красный Восток» мәдәният йорты китапханәчесе Счастлива Татьяна Александровна, Алексеевск муниципаль районындагы «Забота» приютында тәрбияләнүче мәктәп яшендәге балалар өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел - Тукай теле»"дип исемләнгән «Могҗизалар кыры» уенын үткәрде.
Максат: балаларны туган тел көне белән таныштыру; балаларның телдән сөйләмен үстерүгә ярдәм итү; куелган сорауларга төгәл җавап бирә белү; Татарстан кешеләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Татьяна Александровна, барлык катнашучыларны җылы сәламләде һәм уңышлар теләде, ә соңыннан аларны уен кагыйдәләре белән таныштырды. Уенда өч пар уенчы катнашты. Уен вакытында уенчылар мәзәк белән үзләре һәм үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр. Һәм барысы да, чын уендагыча. Тамашачылар да актив катнаштылар, алар өчен уен үткәрелде. Бу күңелле ял минутлары иде. Турларда җиңүчеләр финал уенында катнаштылар. Балалар көч һәм җитезлектә түгел, ә белемдә - кем күбрәк белә, дип ярыштылар. Бер-бер артлы хәрефләр ачылды.
Чара бик мавыктыргыч һәм җанлы үтте. Балаларда уен барышының үзеннән шатлыгы бар иде, уен барысына да ошады. Финал уенының җиңүчесе булып, суперуенда уйнарга җөрьәт иткән Зәйнуллина Зәринә танылды. Барлык катнашучылар да кызыксындыру бүләкләре, ә тамашачылар – яхшы кәеф алдылар.