Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык әйләнештән чыгу» клубы кысаларында «Хисләрне тану» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: үз хисләреңне билгеләргә өйрәнү.
2021нче елның 18 нче февраль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңелле стартлар уены оештырылды.мМаксат6 физик тәрбия һәм спорт ярдәмендә балаларның сәламәтлеген яхшырту, сәләтләрен үстерү.Чарада барысы 3 бала катнашты.
2021 елның унсигезенче февралендә ГАУСО "Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге" ГАУСОның өйдәге социаль хезмәтләр бүлегенең социаль хезмәткәре Гүзәлия Хузина, социаль хезмәтләр алучы Миннихатира Галеевна белән дәрес оештырды. Дәрес "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы нигезендә, өйдә лекция рәвешендә үткәрелде.
«Җитез бармаклар» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән Ватанны саклаучылар көненә открыткалар ясау буенча дистанцион формада иҗади дәрес оештырылды.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Аҗаган чарасы»
Яңа Чишмә районында “Олы буын” федераль проекты“Демография” милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үтәр өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләрне, Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә китерү дәвам итә.
Бөгелмәнең «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда тернәкләндерү алымнарының берсе — Чаңгыда шуу. Атнага берничә тапкыр үзәк карамагындагылар с. Морозовның мәдәният һәм ял паркына чыга. Бу чарада әти-әниләр дә актив катнаша.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова, физик-культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, психолог Чулпан Галләмова һәм хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» төбәк инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галеев ярдәме белән Ватанны саклаучы көненә багышланган шашка һәм дартс буенча ярышлар үткәрделәр.
2021 нче елның 16нчы февралендә «Забота» приютының шәфкать туташы Секалина Галина Анатольевна мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Сәламәтлек алтыннан кыйбатрак» дип исемләнгән сәламәтлек минуты үткәрде.
Чараның максаты: балаларда сәламәтлеккә аңлы мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру.
Бурычлар: балаларда хәтер, сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар формалаштыру.
2021 нче елның 18 нче февралендә «Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Яна поселок урта белем бирү мәктәбендә «Кешегә мәгълүмат йогынтысы», “Тормыш кыйммәтләре һәм ориентирлары” дигән темага 8 класста 14 укучыга чара үткәрде.