Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тирә-юньне кардан чистарту максатыннан өмәгә чыктылар.
19.02.20021 ел. тәрбияче Давлетшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экология буенча «Нинди чыбыктан балалар” дигән дидактик уен үткәрде. Максаты: балаларның яфраклар һәм җиләк-җимеш агачлары турында белемнәрен ныгыту, бер үсемлекә яраклатып аларны сайларга өйрәтү.Дәрестә 8 кеше катнашты.
Минем туган телем
21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Халыкара туган телләр көнен бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Н.В.Савайтан «Минем туган телем»дигән танып – белү дәресе үткәрде. Дәрестә балалар җирдә төрле телләрнең ничек барлыкка килүе турындагы риваять белән таныштылар. Төрле халыкларның телләре турында кызыклы фактлар белделәр, табышмаклар, викториналар чишүдә бик теләп катнаштылар. Ә тәрбияләнүчеләр татар, рус, чуаш телләрендә шигырьләр укыдылар. Дәрес зур тәрбияви һәм үсеш ала торган мәгънәгә ия булды: өйрәнелә торган телләр турында белемнәрен тирәнәйтте һәм киңәйтте, аларның иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итте, телләрне өйрәнүгә уку мотивациясен арттырды Ә соңыннан балалар мөстәкыйль рәвештә итеккә татар бизәкләре уйлап таптылар.
Туган телне яратыгыз! Анда безнең үткәнебез, бүгенгесе һәм киләчәге!
18 февраль көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Космос яшьләр үзәге белән берлектә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча “Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" дигән чара үткәрделәр.
2021 елның 19 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында М.Җәлил турында әңгәмә үткәрелде.
19 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, "Нурлат Мәдәният бүлеге " коллективы «Нурлат ДИПИ» социаль хезмәт алучыларга котлаулар һәм концерт программасы белән килделәр.
Ватанны саклаучылар көне - 23 февральдә билгеләп үтелә торган иң ир-атлар бәйрәме. Бу батыр һәм көчле рухлы ир-атлар көне, алар үз Ватанын, үз эшләрен, өйләрен, якыннарын, киләчәкләрен якларга әзер.
Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста»Үзәгенең «Бакчачылык» юнәлеше буенча кабинетында социаль эш буенча белгеч Ольга Луб 2021 нче елның 18 нче гыйнвары көнне «Яшел почмакны рәсмиләштерү» дигән дәрес үткәрде. Максаты: социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналарга хезмәт терапиясе.
«Үсеш» клубы кысаларында 2021 нче елның 17 нче феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Кышкы вакыт» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: кулларның вак моторикасын, пөхтәлекне, игътибар, фантазия һәм иҗади сәләтләрне үстерү.
Булачак солдатлар
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 19 февраль көнне тәрбиячеләр Н.В. Савайтан һәм Гыйләҗетдинова Г.Р. 23 нче февральгә багышланган чара уздырдылар. Бу бәйрәм көнендә Клоунесса Ириска кунакка килде, аның белән балалар кызыклы табышмакларга җавап биреп кенә калмадылар, җырладылар, биеделәр, «Шарны күчер», «Кочкалардан сикереп уз»дигән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Ә программа ахырында «Веснушки» һәм «Конопушки» командалары «Дуслык» эстафетасында бер-берсе белән ярыштылар. Чара ахырында «РостРесурс «инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе" вәкилләре балаларны бәйрәм белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар: күчмә колонка, 2 тюбинг һәм татлы ризыклар. Сәламәтлек, бәхет һәм аяз күк йөзе теләделәр!
Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан «Яшьтәшләр белән үзара мөнәсәбәтләрне формалаштыру» дигән дәрес үткәрде. Максат: дөрес һәм дөрес булмаган аралашу күнекмәләрен ныгыту, төркем мәсьәләләрен хәл иткәндә үз-үзеңне дөрес тотуга өйрәтү. Дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.